ЛИМИТ и. лат. 1. Берәр нәрсәне сарыф итү, тоту өчен билгеләнгән чик, норма; берәр нәрсәнең рөхсәт ителгән микъдары. Ничә бардык районга, лимит куелган дип кире бордылар. Г.Закирова. Министрлыклар һәм ведомстволар бу лимитны арттыра алмаячак. Ватаным Татарстан. Татарстанда күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү эшләренә килгәндә, аны финанслау буенча еллык лимит 95 процентка үтәлгән ---. Зәй офыклары

2. с. мәгъ. Рөхсәт ителгән күләмдәге. Лимит сумма



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә