ЛИЛИПУТ и. ингл. 1) Джонатан Свифтның «Гулливер сәяхәтләре» фантастик романында Лилипутия илендә яшәгән уйдырма кешеләр расасы. Гадәти гәүдәле кеше, бирегә эләккәч, үзен лилипутлар илендәге чын Гулливер дип хис итәргә мөмкин. Татарстан яшьләре. Лилипутлар белән блефускулар 2) Буе кыска, балалар кебек кечкенә кеше, кәрлә. Иван Иванович – баһадир, җилкәсендә өч-дүрт сабыйны «Әпипә»гә биетергә була, --- учларында лилипутлар чабагач белән ашлык сугарлык. А.Гыйләҗев 3) күч. сөйл. Игътибарга лаек булмаган, әһәмиятсез нәрсәләр һәм тоткан урыны буенча бик кечкенә кеше турында. Сак булыгыз, гамьсез гулливерлар, Лилипутлар килә шигырьгә! Ш.Маннур. --- эш сөймәгән, кеше җилкәсендә яшәүче сәләтсез сорыкортлар ни генә кыланмасын, уңышлары лилипут булып калыр. Кызыл таң 4) күч. Кечкенә күләмле әйберләр. Болар янында алар лилипутлар гына. А.Гыйләҗев. Алар каршында җанварлар да, без дә лилипут кына булып калабыз. Кызыклар дөньясында |