ЛИКВИДА’ЦИЯ и. лат. 1) Эшчәнлеген туктату, гамәлдән чыгару (мәс., оешманың, эш урынының һ.б.). Безнең фирманы ликвидациягә биреп киткән ул! Ф.Яхин. Оешма ликвидациягә дучар булган очракта, барлык хезмәткәр дә эштән чыгарыла. Ватаным Татарстан

2) Кемне, нәрсәне дә булса бетерү, юкка чыгару. Яшерен шифрлы телеграмма буенча аңа хәбәр бирелгән, ликвидация хәзерлегендә бу беренче урынга куелган иде. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә