ЛИКВИДА’ТОР и. рус 1) Нинди дә булса эшне туктатучы, нәрсәне дә булса юкка чыгаручы; бетерүче. Меньшевиклар ликвидаторлар юлына бастылар: «Идән асты оешмалары бетсен!» – дип аңлаталар. Г.Ибраһимов. Конкурс управляющийлары һәм бетерү комиссияләре (ликвидаторлар) шәхси состав буенча документларны килешү нигезендә тапшырудан баш тарткан очракта --- мәгълүматны прокуратура органнарына бирергә тиеш. Ватаным Татарстан 2) Чернобыль атом электр станциясендәге авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан кеше. Бөтен ил буенча «ликвидатор» исеме һәм мәңге бетмәс, куркыныч атом тамгасы алган кешеләр сибелеп яши. Безнең гәҗит |