ЛИ’ДЕРЛЫК и. 1) Нинди дә булса эшчәнлектә беренче булу. Кави Нәҗми лидерлыкка ярамый, төрмәгә кереп чыкты. М.Мәһдиев. Бу кызыклы вә үзенчәлекле конфигурацияне кору максаты – ил президенты алышынган шартларда сәяси хакимиятнең тотрыклылыгын саклау һәм ил халкының югары ышаныч рейтингына ия булган Владимир Путинның сәяси лидерлыгын ныгыту. Татарстан. Башкаланың 14 укытучысы арасында иҗат мөмкинлекләре һәм лидерлык сыйфатлары ягыннан иң яхшы сыйныф җитәкчесе дип Казанның 146 нчы мәктәбе мөгаллимәсе Резеда Хәлиуллина танылды. Мәгърифәт 2) Лидер булу, ярышта беренчелек. Республика күләмендә лидерлык позициясен саклап калу өчен, яңа, көндәшлеккә сәләтле җитештерү объектлары барлыкка килергә тиеш. Р.Әбүбәкеров |