ЛИ’ДЕР и. ингл. 1) Иҗтимагый-сәяси оешманың яки берәр сәяси партиянең һ.б.ш. җитәкчесе, юлбашчысы. Кешеләр – академиклар, лидерлар – партия билетларын тапшырганда, шушы вак-төякне язарга каян вакыт таптың? М.Мәһдиев. Үзенең профсоюз лидеры икәнен дә әйтеп китәргә кирәк булыр. А.Гыйләҗев. Аны бер милләт тә үзенең лидеры итеп билгеләмәгән. Акчарлак

2) Нинди дә булса ярышта беренче булып баручы кеше яки команда. Лидерга каршы һәр команда икеләтә көч белән уйный. Социалистик Татарстан. Гомум турнир таблицасында Минск шәһәренең «Динамо» командасы лидер. Өмет

3) Нинди дә булса өлкәдә, эшчәнлектә беренче, әйдәп баручы. Шулай кырыгынчы елларга таба татар әдәбиятында өч жанрда өч лидер барлыкка килде. М.Мәһдиев. Эшмәкәрлек сыйфатлары ягыннан чын лидер булып танылган Гөлсинә Галиәхмәтова үз мисалында, --- үзендәге сәләтләрне гаять уңышлы итеп тормышка ашырырга мөмкин икәнлеген раслап күрсәтте. Сөембикә. Индонезиянең дә бу әҗәтен үзебезгә үк исәптән чыгарырга туры килсә, чит-ятларның бурычларын кичерү буенча Русия лидерлар сафында калачак. Мәдәни җомга

4) Стройда беренче булып баручы эскадра миноносецы яисә җиңел крейсерның элекке исеме



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә