ЛИ’ГА I и. лат. 1) Аерым кешеләрнең, дәүләт, оешмаларның иҗтимагый-сәяси берләшмәсе. Садри Максудиның оныгы Гөнүл Пултар Гали Акыштан соң Татар Лигасын җитәкли. Татар заманы. Анда безне «Татар лигасы»ның җитәкчесе Рамил Агдеев күреп алды һәм Казанга чакырды. Якты юл

2) спорт Спорт командаларын берәр билге (ил, аерым территория, осталык һ.б.ш.) буенча берләштергән бүленеш. «Ак Барс» командасы «Континенталь хоккей лигасының беренче чемпионы» исемен яулады. Мәгърифәт. Димәк, чемпионнар лигасында меңьеллык шәһәребезне танытасы мизгелләр алда әле. Татарстан яшьләре. Ниһаять, республикабызның иң яхшы хоккей командасы янә югары лигада чыгыш ясый! Идел



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә