ЛИВРЕ’Я и. фр. Швейцарлар, лакейлар, кучерлар кия торган укалы махсус форма киеме. Бая губерна канцеляриясенә килеп кергәч тә, Әкрәм карый күзенә губернатор булып күренгән яшел ливреяле швейцар иде бу. М.Галәү. Лакей ливреялары кигән хезмәтчеләр, тантаналы музыка яңгырап торганда, алтын төпсәләргә куелган шәраб кадәхләрен алып чыгалар. Р.Батулла. Ул тагын бер стакан шәраб эчте дә, ачыктым диюенә карамастан, ризык китерүче ливреялы лакейны терсәге белән этәрде. А.Толстой |