ЛИБРЕ’ТТО и. ит. 1) Опера, оперетта, оратория кебек зур музыкаль әсәрнең әдәби нигезе, сүз белән бирелгән тексты. Либретто шигырь я ак шигырь, я проза белән, я шулардан катнаш формада язылу мөмкин. Ф.Бурнаш. Либреттоны мин ташлап торган идем, әгәр үтә алса, мин аны бөтен көчемне куеп эшләр идем. Ш.Маннур. Күрәсең, затлы музыка һәм Әхмәт Фәйзи иҗат иткән мавыктыргыч либретто үз эшен нәтиҗәле башкарган. Э.Моратова 2) сөйл. Операның, пьесаның программада язылган кыскача эчтәлеге 3) Балет яки кинофильмның сюжет планы, сценарий схемасы |