ЛИБЕРАЛЬЛӘШҮ ф. 1) Либераль булып китү, карашлар, сәясәт һ.б.ш. йомшару, кырыслыгы кимү. Моннан тыш сәяси системаның либеральләшүе шартларында оппозиция активлашачак. Ватаным Татарстан 2) Артык йомшару, таләпчәнлек кимү (карашлар, кагыйдәләр һ.б.ш. тур.). Бу киңәшләр элеккеге оппозицион идеалларны калдыру, либеральләшү, яраклашучылыкка күчү сыман күренә. Татар әдәбияты тарихы Либеральләшә бару Тора-бара, торган саен ныграк либеральләшү Либеральләшә башлау Либеральлеккә йөз тоту Либеральләшә төшү Бераз либеральләшү; тагын да ныграк либеральләшү Либеральләшеп китү Бик артык, кирәгеннән дә артык либеральләшү Либеральләшеп җитү Тәмам либеральләшү |