ЛИБЕРАЛЬЛӘШТЕРҮ ф. 1) Чикләрне, таләпләрне, кагыйдәләрне һ.б.ш. йомшарту. С.И.Ожегов «Рус теленең аңлатмалы сүзлеге»ндә либеральләштерү дигән сүзнең мәгънәсен «чикләүне бетерү, ирек бирү» дип аңлаткан. Мәгърифәт. Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, форумда каралган төп темалар сәүдәне һәм инвестицияләрне либеральләштерү, азык-төлек куркынычсызлыгы, транспорт системасын үстерү, инновацияләргә ярдәм күрсәтү булды. Сарман

2) Теләсә нәрсәгә юл кую, артык ирек бирү

Либеральләштерә бару Тора-бара, торган саен ныграк либеральләштерү

Либеральләштерә башлау Либеральләштерергә керешү

Либеральләштерә төшү Бераз либеральләштерү; тагын да ныграк либеральләштерү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә