ЛИБЕРАЛЬ с. 1) Либерализм (1 мәгъ.) яклы булган, либерализмга нигезләнгән. Дөрес, Зариф хәзрәтнең иҗтимагый-сәяси иманы моннан күп алга китми, 1905 елгы революциядән соң без аны либераль карашлы мулла итеп күрәбез. И.Нуруллин. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, үз чиратында, республика тарафыннан эшләнгән закон проектының федераль законга караганда либеральрәк икәнлеген белдерде. Татар заманы. Либераль идея ул бит гражданнарның хөрлегенә корылган. Татар милләт календаре 2) Килешүчән, юл куючан |