ЛИБЕРАЛИЗМ и. лат. 1) Шәхеснең индивидуаль хокуклары һәм ирегенең кагылгысызлыгын яклаган фәлсәфи һәм иҗтимагый-сәяси юнәлеш. Социализм һәм либерализм юнәлешендәге яшьлек хыялларыңны хәзергә башыңнан чыгарып ташла. М.Галәү 2) Хөр фикерлелек, киң карашлы булу 3) күч. Артык килешүчәнлек, юл куючанлык. [Сәфәров:] Теләсәгез нәрсә әйтегез, иптәшләр, мин моңа либерализм дип карыйм. Ш.Камал |