ЛИБЕРАЛ и. лат. 1) Либерализм тарафдары. Әмма федерация субъектларының хокукларын тигезләүне шул либераллар таләп итә бит инде. Татар милли календаре 2) Либераллар партиясе әгъзасы. Ишаннан өмет өзгәч, Урманов либералларга сугылырга уйлап карады. Г.Ибраһимов. Әгәр дә либераллар (кадетлар) сәяси власть, сәяси имтиязларны Пуришкевичлар белән бүләргә омтылсалар, ә менә народникларның демократлыгы шунда ки, алар хәзерге вакытта җирбиләүчелектәге бөтен имтиязларны һәм сәясәттәге бөтен имтиязларны бетерергә омтылалар һәм омтылырга тиешләр. Г.Нигъмәти 3) Хөр фикерле кеше, киң карашлы кеше. [Әхмәт:] Дөрес, мин либерал: яңаның яхшысын кабул итәм, булмаса – юк. Г.Камал 4) күч. Артык килешүчән, юл куючан кеше. Артык либерал булырга ярамый |