ЛИА’НА и. фр. бот. Чагыштырмача нәзек сабаклы үсемлекләрнең башка үсемлекләргә яки биек терәккә мыекчалар, өстәмә тамырлар һ.б.ш.лар ярдәмендә ябышып, үрмәләп тереклек итү формасы; шундый үсемлекләр. Амозонканың калын урманнарында «яхе» дигән бер төр лиана үсә. М.Мәһдиев. Тропик киңлекләрдә лиана булып үсә торган ванильнең кайбер төрләре биргән җимештә дә хуш исле эфир майлары бар... Мәдәни җомга. Орлыклы абагалар агач, лианалар һәм үлән үсемлекләр рәвешендә булганнар. Биология |