ЛЁТЧИК и. рус Очучы, пилот, очкыч аппарат белән идарә итүче. Ә лётчик... әз генә дә каушамыйча, ләкин бик тә җитди кыяфәткә кереп, рульне әле уңга, әле сулга борды һәм бертуктаусыз тирә-якны күзәтте. Г.Гобәй. – Әни, мин мәктәптә укымыйм, мин зур үскәч лётчик булам, – дип ычкындырып ташлады. Ф.Хөсни. Менә хәзер лётчик Марат абый үзенең ярапланы белән, теге вакыттагы кебек, безнең Үзәнле өстенә килеп чыкты, ди. Н.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә