ЛЕТУ’ЧКА и. рус 1) Эш барышында барлыкка килгән ашыгыч, кичектергесез мәсьәләләрне хәл итү өчен үткәрелә торган кыска гына киңәшмә. «Казан утлары» редакциясендә летучка бара. Кемнең нәрсәләр эшләгәне турында сөйләшәләр. Ш.Маннапов. --- көнаралаш булып торган төрле җыелышларда, киңәшмәләрдә, кирәкле-кирәксез летучкаларда катнашып башы тәмам миңгерәп эштән өенә кайткач, үз өстендә эшләргә, иҗат белән шөгыльләнергә теләге калмый. Г.Тавлин. Икенче көнне, дүшәмбе иртәсендә, Татарстан радиосында чираттагы летучка, ягъни атналык эшкә йомгак ясау бара иде. Җ.Дәрзаман 2) Ашыгыч ярдәм күрсәтү, вак-төяк ремонт һ.б.ш. эшләр башкару өчен махсус бригада яки шул бригаданың махсус җиһазландырылган машинасы. Самолётлар бик түбән очалар һәм летучка өстенә берничә бомба ташлап китәләр. Летучка каплана. М.Ибраһимов 3) иск. Спектакль, концерт һ.б.ш. турында белдерү басылган листовка, кечкенә афиша. --- Афиша вә летучкаларда игълан итмәк мөмкин булмаганга, спектакльгә килсәк, халык... бик аз диярлек дәрәҗәдә генә иде. Г.Тукай |