ЛЕТУН и. рус Бер эш урыныннан икенчесенә күчеп, бер җирдә дә озак эшләмичә, акча артыннан куып йөрүче кеше; очкалак. Әллә эшче исемен буяучы летун, прогулчы, хатынын кешегә санамаучы бер типмы? Х.Туфан. Шунда ук зур хәрефләр белән язып куелган: «Аракы – летуннар, рвачлар дусты...» М.Мәһдиев. Авылда рәтләп яшәмичә озак-озак югалып торган кешене каян беләсең. Летун Җамай дип йөртәләр иде аның ирен. Л.Ихсанова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә