ЛЕТАРГИ’Я и. гр. 1) Тирән йокыга охшаган, берничә сәгатьтән берничә көнгә кадәр дәвам итә торган, авыр очракларда сулыш алу һәм пульс сизелмәслек дәрәҗәдә булган үзенчәлекле авыру халәт; мәрт. Табиблар, күпме генә тырышмасыннар, аны бу торгынлыктан (летаргия халәтеннән) йолу чарасын тапмыйлар ---. А.Тимергалин. Летаргия һәр очракта да кешенең баш миендәге нерв күзәнәкләре чиктән тыш хәлсезләнгәндә генә барлыкка килә. --- Летаргиянең икенче сәбәбе – минең органик авырулары. Могҗизалар энциклопедиясе

2) күч. Хәрәкәтсезлек, эшлексезлек, сүлпәнлек; мәрт. Йокламыйча, сакта тора Хыял, Гүя уяулыкка дәшә күңелләрне, Нәфрәт-мәхәббәтне, илләрне, – Летаргия басар кебек Җирне! Р.Гаташ



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә