ЛЕТА’РГИК с. Асылы летаргия булган, летаргия белән бәйле. Әйтерсең лә күптән мәрткә киткән, Летаргик төш күргән монархист Уянган да, погромчылар кебек, Тел тибрәтә: татар-матар... – дип. Х.Туфан. --- әй син, тарихка бөек исеме белән кергән татар халкы, летаргик йокыдан уян, заманның уңай якка үзгәрүеннән файдаланып кал ---. М.Әхмәтҗанов. Медиклар летаргик йокыны организмның үзенә күрә бер саклану чарасы дип карыйлар. Могҗизалар энциклопедиясе |