ЛЕСХОЗ и. рус Урман үстерү һәм агач әзерләү белән шөгыльләнә торган урман хуҗалыгы. Колхозны җитәкләвенә ел тулар-тулмаста, юаш кына холыклы Миңлекамал айгыр җигеп лесхозга барырга чыккан. А.Гыйләҗев. Кайсы сыерын сата, кайсы күченеп район үзәгенә, лесхозга, шәһәргә, тимер юл станциясенә китә. М.Мәһдиев. Кичәге төнне дә шулар аркасында Мари лесхозында уздырырга туры килде әнә... М.Маликова |