ЛЕСПРОМХОЗ и. рус Урман кисү, агач ташу, аны читкә озату эшләре белән шөгыльләнә торган предприятие, урман җитештерү хуҗалыгы. Газинур леспромхоздагы хәлләр турында, үзе күреп белгән кеше кебек кызып, дәртләнеп сөйли иде. Г.Әпсәләмов. – Урманга барыш әле. Йөрүзән леспромхозына, – диде абый. Х.Сарьян. Сугыштан соң монда леспромхоз эшләде, леспромхоз исә ике җирдә кибет, мәктәп, буфет тотты. М.Мәһдиев |