ЛЕСНИ’ЧИЙ и. рус Лесничество мөдире, урман хуҗалыгының җитәкчесе. Казан тирәсе урманчылыгының лесничие А.Грязнов дигән бер кеше белән очраклы рәвештә танышкан идем алтмышынчы елларда. М.Мәһдиев. Үзе, иске танышы лесничий Осипов янына гозер белән барып, урман хуҗалыгына эшкә урнашты: ишле семьяны туйдырып торырга кирәк бит. Т.Мөбарәков. Кабинет хезмәткәре буласы килмәде Аюханның, Асанайга лесничий булып кайтты. Г.Якупова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә