ЛЕСНИ’ЧЕСТВО и. рус Аерым урман участогы белән идарә итә торган учреждение һәм гомумән шул урман участогыннан гыйбарәт хуҗалык; урманчылык. Лесничествоның үзендә зират юк, православныйларны гадәт буенча күрше рус авылына илтеп күмәсе икән. М.Мәһдиев. – Районда дүрт лесничество, әйдәгез уйлашыйк, кем нәрсә тәкъдим итә? – Шулай дип башлады сүзен директор. Г.Якупова. Себердә гади урман каравылчысы семьясында туып үскән Аркадий һәм лесничество десятнигы малае Фёдор – икесе дә, мәктәпкә кергәнче үк, урман әлифбасын үзләштергән, табигатьнең урман дигән могҗизасына гашыйк кешеләр булып чыктылар. Т.Мөбарәков |