ЛЕСНИК и. рус сөйл. Урманчы, урман каравылчысы, урман хуҗалыгында эшләүче кече хезмәткәр. Лесник белән килешсәк, әллә ни арада әзерләп печәнле була идек. А.Гыйләҗев. Урманчы мин, штатта гап-гади лесник булып саналам. М.Маликова. Нишлисең, башка эшкә ярамагач: синнән лесник чыкмый, урманда тиз адашасың, машина төзәтә белмисең, балта эшенә кулың ятып тормый, пич чыгара белмисең. Яз, әйдә, яз ---. Т.Галиуллин |