ЛЕ’П-ЛЕП иярт. 1) Дулкынланудан, куркудан һ.б.ш.дан йөрәк кагу яки кан тамыры тибү рәвешен белдерә. Баягы утлар җемелдәшкән урынга җитүгә, минем йөрәк леп-леп тибә башлады. Р.Хафизова. Юк, аяк тавышлары гына түгел, кызның леп-леп типкән йөрәк тавышы да еракларга ук ишетелми микән? Р.Төхфәтуллин. Кар эри башлагач, көзге яңгырларда синең аяк-кулларың йөрмәс була, тының бетә, йөрәгең леп-леп тибә башлый иде. М.Юныс

2) Күбәләкнең канат кагу, еш-еш күзне ачып-йому рәвешен һ.б.ш. белдерә. Олы малайның күзе шар булды, керфекләре леп-леп бәргәләнде... А.Гыйләҗев. [Шәйдулла коданың] Тиктомалга леп-леп күзләре йомылып китә дә башы белән һаваны сөзеп ала. В.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә