ЛЕПКӘ и. 1) Кечкенә сабый баланың, баш түбәсе сөяге тоташып җитмәгәнлектән, кан тибеше тышка беленеп торган урын. Лепкә – иң җиңел зарарланучан урын үзе. Ә шушылай булуы кирәк икән. Ш.Галиев

2) Баш сөяге томаланганнан соң да шул урын, баш түбәсе өлеше. Дошман минасы лепкәңә төшеп шартламаса, селкенеп өстеңнән туфракны кагасың да бетте-китте. Ш.Рәкыйпов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә