ЛЕПЕ’Р-ЛЕПЕР иярт. 1) Җиңелчә чайкалган, тирбәлгән вакытта яфраклар чыгарган кыштырдау, лепердәү тавышын һәм рәвешен белдерә. Куркыттым, ахры, күбәләк лепер-лепер күтәрелде дә читкәрәк очып китте. М.Галиев. Яшеллеген җуярга өлгермәгән яфраклар, күреп-сокланып калыгыз дигәндәй, үткән-сүткәнгә лепер-лепер эндәшеп куя. А.Әхмәтгалиева 2) Бик җиңел, матур хәрәкәтләр ясау, очыну рәвешен белдерә. Күбә-ләк... Тотып алам диеп сузылган иде дә, күбәләк, аны сулышыннан ук тоеп, лепер-лепер очып та китте. Н.Каштанов 3) Дулкынлану, курку, куанудан һ.б.ш. йөрәкнең тибешендә җиңелчә калтырау, тизләнү рәвешен белдерә. Ул [Мотаһар] үзендә кипкән усак яфрагыдай җиңеллек тойды. Лепер-лепер, ул инде – залда. Лепер-лепер. А.Хәлим |