ЛЕПЕРДӘШҮ ф. Бердән бик күп вак нәрсәләр лепер-лепер килеп селкенү, җилфердәү. Сукмак кырыйларындагы өрәңгеләрнең яфраклары --- катыланганнар, салкынча җил килеп бәрелгәндә, йомшак кына лепердәшмиләр, калайдан ясалгандай каты бәрелешеп кыштырдыйлар. М.Маликова. Җавап булмады. --- Тагын яфраклар гына лепердәшеп җавап бирде. Р.Төхфәтуллин. Сигулданың кызыл усаклары лепердәшеп яна җилләрдә! Р.Әхмәтҗан Лепердәшә башлау Лепердәшергә тотыну Лепердәшеп алу Бераз гына, бер-ара лепердәшү. Куактагы яфраклар җил кузгалткан сыман лепердәшеп алды. Н.Гыйматдинова Лепердәшеп кую Бер мәртәбә лепердәп алу. Шунда, көтмәгәндә, моңарчы тавышсыз-тынсыз торган юкә яфраклары лепердәшеп куйды. Р.Мөхәммәдиев Лепердәшеп тору Берөзлексез лепер-лепер итү |