ЛЕПЕРДӘ’Ү ф. 1) Җилдән һ.б.ш.дан җиңелчә кыштырдаган, лепер-лепер иткән тавыш чыгару. Баш өстенә тарттырылган полиэтилен түбә җәйге урман җиленә лепердәп дулкынлана иде. М.Мәһдиев. Тып-тын булып калды. Бакчада яфраклар гына леперди иде. Р.Төхфәтуллин. Агачлар талпынып арганнар, Яфраклар лепердәп талганнар. Черем ит, бигрәк тә җайлы: тын. Ш.Галиев 2) Бик җиңел, матур хәрәкәтләр ясау, очыну. Авыл яшьләре марҗа Наталья апаның күбәләкләр кебек лепердәвен, идәндә ефәк оеклы төз аяклары белән нәкыш чигеп йөзүен авызларын ачып, дөньяларын онытып карап торалар. Г.Ахунов. Күбәләкнең тыйнак лепердәвен, Юкәләрнең өнсез дәшүен --- Җырларыма гына теркәрмен. Р.Низамиев 3) Хәлсез тибү (йөрәк тур.). Кичә иртән үк, чәй эчкәч, йөрәк бик леперди әле, дип әйткән иде – кичкә таба алмашынып ук китте. М.Мәһдиев. Күңеле сизә, нәрсәдер булган. Йөрәге күбәләк урынына леперди, куркыныч. З.Кадыйрова Лепердәп алу Бераз лепердәү һәм туктау, кыска вакытлы лепердәү Лепердәп кую Кинәт лепердәп алу. Төнге дала җиленә чатыр ефәге лепердәп куя, түр якта утка май салучы кол йокымсырап утыра. М.Хәбибуллин. Мирхасның озын керфекләре аптыраудан еш-еш лепердәп куйды, шаяра дип белеп, Хәбировка төбәлде. Х.Камалов Лепердәп тору Бертуктаусыз лепер-лепер итү. --- [Альфред] менә сүнәм дип лепердәп торган өмет утын күкрәгенә кысып тоткан хәлдә, таныш ишек каршына килеп басты. Ф.Садриев Лепердәп утыру к. лепердәп тору. Лепердәп утырган ике катлы тегермән йортына киләсең, арбаңны агач күпердән деңгердәтеп тартып өскә алып менәсең. М.Мәһдиев. Җилсез вакытта да салмак кына лепердәп утырган усак яфраклары астында йокыга китүе рәхәт. М.Галиев |