ЛЕПЕРДӘТҮ ф. Юка, җиңел, кечкенә нәрсәләрне җиңелчә тирбәтү, селкетү, чайкалдыру, вак дулкын җибәрү. Тимерханның күз алдында ачык тәрәзәнең ак пәрдәләрен лепердәтеп җиләс җил йөри... Г.Ахунов. --- талгын гына искән җилнең үләннәрне, тегермән чокырындагы кычыткан, әрем башларын таравын, тупыл яфракларын лепердәткәнен карыйм. Ә.Гаффар Лепердәтә башлау Лепердәтергә керешү Лепердәтә бирү Лепердәтүен дәвам итү Лепердәтеп алу Бераз гына, берара лепердәтү Лепердәтеп кую Бер тапкыр лепердәтү. Кара күбәләк канаты кебек куе кара керфекләрен лепердәтеп куйды. Г.Сабитов Лепердәтеп тору Берөзлексез лепердәтү |