ЛЕОПАРД и. лат. Мәчеләр семьялыгыннан сары яки җирән тиресендә кара таплары булган, куе йонлы эре ерткыч хайван; барс. Равил Фәйзуллин да егетлек ягыннан Хемингуэйдан ким куймас иде. Йодрык сугышлары оештырыр, үз баркасы белән океанга акула ауларга чыгар, Килиманджарода үзе аткан леопард тиресен стенага эләр ---. М.Галиев. – Тәнең тимгелле, леопард нәселеннәнме әллә син? – дип сорады [Тәбрия]. М.Маликова. Гиена һәм леопард якын килеп кенә карасын, этләр өере аларны хәзер өзгәләп ташлый. Кызыклар дөньясында |