ЛЕ’НТАЛЫ с. 1) Лентасы булган, лента таккан. Барсам, муенына да пычранып беткән ленталы бер медаль таккан бер мулла утырган. Г.Тукай. --- көймәдәге бер кеше ишкәк ишә, күк ленталы бер кызчык койрык тота, яшь кенә хатын-кыз гитара уйный... Г.Гобәй

2) Лентадан гыйбарәт булган, лента формасындагы. Учреждение җитәкчесе Сергей Сапурин сүзләренә караганда, элеккеге техника паркы урынында ленталы агач яру цехы ачарга җыеналар. Н.Михайлов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә