ЛЕ’НТА и. голл. 1) Тасма; бизәү, бизәнү, кием-салымны матурлау һ.б.ш. өчен кулланыла торган тар озын тукыма. Карлыгач чәч толымындагы кызыл лентаны бер сүтеп, бер бәйләп торган килеш исәпләргә кереште. Г.Гобәй. Аның киемнәре иске, ләкин бик пөхтә. Һәр дәрескә муенына кара лентадан ясалган күбәләк куеп керә. М.Мәһдиев

2) Бәйрәм, траур, сәяси, революцион, дини карашлар, берәр оешмага мөнәсәбәт һ.б.ш. билгесе итеп баш киемендә, түштә, беләктә йөртелә торган төсле тукыма кисәге. Военторгта орден, медаль колодкалары өчен ленталар сатыла. М.Мәһдиев. Нәрсәгә ирештем? Булдырдыммы? (Булдыралмау белән тотылдым!) Булдырганнар «көрәшче» күкрәген Орден лентасына тутырды... А.Хәлим

3) Төрле материаллардан ясала һәм төрле максатларда кулланыла торган тар полоса, буй. Маннурның --- кичәдә сөйләгән кереш сүзен Казаннан, радиодан килгән корреспондент хәтта магнитофон лентасына язып алды. М.Хәсәнов. Мондый конденсаторларны, гадәттә, станиоль һәм парафинланган кәгазь ленталарны тыгыз итеп спираль рәвешендә чорнап ясыйлар. Физика курсы

4) Киноплёнка, кино тасмасы; шул тасмага төшерелгән фильм. Кино лентасыннан тәмле ис килә, соңгы рәтләрдә аппарат янында гына мул итеп вазелин яккан, бит урталарын кызарткан кызлар утыра. М.Мәһдиев

5) Кайбер транспорт җайланмаларының ташыгыч, күчергеч ролен үтәгән, әйләнеп тора торган тасмадан гыйбарәт төп өлеше

6) Пулемёт патроннары тезелгән, беркетелгән тасма. Пулемёт лентасы таккан... берсе сорады: «Ә безнекеләр нишләп бирештеләр соң?» Ш.Усманов. Без пулемёт лентасына патроннар итеп тыгылган. Ә.Гаффар. Күмүчеләр таралып бетәр-бетмәстән, Якуб Бураевич киңәше белән, пулемёттагы ярты лентаны һавага атып бетергәннәр иде. Ш.Шәйдуллин

7) Өзлексез бер буй рәвешендә куелган, тезелгән, өелгән нәрсәләр, тезем. Тезелеп очкан кыр казларыдай, комбайннар бара – аларның артыннан, тасма булып, салам лентасы кала. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә