ЛЕ’НИНЧЫЛ с. Ленинизм тәгълиматына нигезләнгән, шуның принципларын, карашларын үткәргән. Яшьләр безнең идеологиябездә башка бер этап башланганын сизделәр: ленинчыл нормаларның аякка бастырылуы турында ул көннәрдә матбугат күп язды. М.Мәһдиев. Ул сөйләде – ышандылар. – Алга! – диде. Бардылар... Ленинчыл көрәштәшләрен Төнлә килеп алдылар. Л.Лерон. Билгеле ки, фәнни тарихилыкның бөтен методологиясе, тарихи фактларга ихтирам белән карауның ленинчыл принциплары ул фактларга игътибарлы булуны һәм аларны объектив анализлауны таләп итә. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә