ЛЕ’НИНЧЫ и. Ленинизм тарафдары; В.И.Ленин эшен дәвам итүче. Берияләр илне имгәткәндә, Син куянча читкә шылмадың, ленинчылар дарда тирбәлгәнен Ярык аша карап тормадың... Х.Туфан. --- әзмени лаеклы кешеләргә характеристика саклана торган оешмалар киң Советлар илендә?! --- «тотнаклы ленинчы», «үрнәк эшләр иясе» һ.б. һ.б. А.Гыйләҗев. Кичәге тугры ленинчыны, Политбюро әгъзасы диярлек кешене, орденнар алган кешене партия тарихыннан чыгарып ташламаслар, андый мәгънәсезлекнең булганы юк иде әле. Р.Мирхәйдәров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә