ЛЕ’НИНЧА рәв. 1) В.И.Ленинга охшарга тырышып, В.И.Ленин шикелле. Милли республикаларда идеология өлкәсендә эшләүче кешеләрне әзерләүгә бөек Ленинча караш булырга тиеш. Ә.Мәхмүтов. Партиянең иң өлкән әгъзаларыннан берсе татар генералы Якуб Чанышев Андроповка: – Без партия җитәкчесенең эшне ленинча алып баруыннан бик канәгать... – дип мөрәҗәгать итә. Р.Батулла. Без, проблемага Ленинча килеп, изелүче милләтләрнең милләтчелеге белән изүче милләтләрнең агрессив шовинизмын бер-берсеннән аера белергә тиешбез. М.Госманов 2) Ленинизм принципларына туры китереп. Эх, бер тотынгач, Германияне тезләндергәч, --- Франция, Испания, Португалияләрдә совет властен урнаштырып, коммунистик демократия юлына борып, Ленинча яшәтә башларга иде ---.А.Гыйләҗев |