ЛЕНИНИЗМ и. рус Марксизмның империализм шартларыннан чыгып конкретлаштырылган һәм үстерелгән дәвамы булып торган тәгълимат. Мине ленинизм тәгълиматларын яклаган өчен эзәрлеклиләр, әнкәй. Мин беләм, минем арттан күзәтәләр. Т.Миңнуллин. Алты сәгатьлек уку вакытында артистлар, режиссёрлар, театрның техник хезмәткәрләре актёрлык сәнгате теориясе һәм практикасы, татар, рус, чит ил әдәбиятлары, сәхнә теле, ленинизм, матди культура тарихы кебек предметларны өйрәнәләр. М.Арсланов. Бу материалларны җентекле өйрәнү революциягә кадәр Ленин әсәрләрен, ленинизм тәгълиматын халык арасында тараткан татар халкының дистәләрчә алдынгы вәкилләре исемнәрен ачар иде. Эзләнүләр. Уйланулар. Табышлар |