ЛЕНД-ЛИЗ и. ингл. АКШның Икенче бөтендөнья сугышы чорында (1939–1945) Гитлерга каршы сугышучы коалиция илләренә корал, сугыш кирәк-яраклары, стратегик чимал, азык-төлек һәм башка матди ресурсларны бурычка яки арендага бирү системасы. Безнең полк сугыш елларында ленд-лиз буенча бирелгән Америка самолёты «бостон»нарда оча иде. М.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә