ЛЕ’ММИНГ и. норв. зоол. Евразия һәм Төньяк Америка урманнарында һәм тундраларында яшәүче, кыр тычканнары семьялыгыннан кимерүче хайван. Лишайник, мүк, кәрлә агачлар, кимерүче лемминглар, ак көртлек, ак ябалак, төньяк боланы, ак төлкеләр тундраның табигый бергәлеген тәшкил итә. Табигать белеме. Бу [җенси җитлегү] периодның дәвамлылыгы умырткалыларда төрлечә: Норвегия леммингында иң кыскасы (19 тәүлек), гаттерия һәм мөгезборында иң озыны (20 ел). Биология. Хайваннар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә