ЛЕ’КЦИЯ и. лат. 1) Югары уку йортында укытучының предметны телдән сөйләвеннән гыйбарәт булган дәрес һәм шуның язмасы, конспекты. Илебезнең язмышы кыл өстендә торганда, тыныч аудиторияләрдә лекция тыңлап, бакалар ярып, төннәр буе микроскоп өстендә утыру Дәүләтшинга әллә ничек оят кебек тоела. И.Гази. --- профессор Милославский --- галимнәргә генә аңлаешлы итеп лекцияләр укый, Казан нейрогистологлар мәктәбен җитәкләп алып бара. Г.Ахунов

2) Билгеле темага халык каршында ясалган чыгыш. Әле кырыгынчы елларда ук бу кеше Кара Чыршыга килеп лекцияләр укып йөргән иде. М.Мәһдиев. СПИД турында лекцияләр укып, китаплар таратып, сатучы халкын куркытып бетергәннәр иде табиблар. Т.Галиуллин. Әмма мин яхшы беләм: бу лекцияне минем элек ишеткәнем юк, бу аудиториядә дә мин беренче тапкыр. Кызыклы психология

3) күч. Нотык, вәгазь, акыл сату, акыл өйрәтү. Сезне минем менторларча өйрәтүем һәм бик үк тәртипле булмаган лекциям борчымыймы? Р.Мирхәйдәров. Хатын-кыз синең бер сәгатьлек лекцияңне тыңлап торамы соң инде?! М.Хуҗин

Лекция уку Акыл өйрәтү, мораль уку, нотация уку. --- акыл сатып, кеше көлдереп йөрмә. Фәхешханәләргә кереп, оят турында лекция укып, фахишәләрне һәм клиентларны тәрбияләп маташма. Т.Миңнуллин. Тартучылар булса, аларга тәмәкенең зарары турында сәгатьләр буе лекция укый ала. Р.Миңнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә