ЛЕ’КТОР и. лат. 1) Лекция укучы, лекция сөйләүче. Авыл советы председателе, районнан авторитетлы лекторлар чакырып, хорафатлар, ышанулар һәм аларның зарарлары турында өч-дүрт мәртәбә лекцияләр тыңлатып карады... А.Гыйләҗев. --- кайбер лекторлар җиңел генә нәрсәне юри катлауландырып, чәбәләндереп бетерәләр. Ф.Галимуллин. Йолдызлар турында лекция укып йөрүче бер эчкече лектор, шушы аппараттан чыгуга ук, эчкечелеккә каршы лекция уку өчен, клубка йөгергән, диләр. Ф.Баттал 2) күч. Кеше өйрәтергә, акыл сатарга, гомумән күп сөйләшергә яратучы кеше. Бүген шундый лектор туры килде. --- иптәшнең күзләр елтырый, бит-муеннар кызыл, сөйләшәсе килә... М.Мәһдиев 3) Борынгы Римда: китап укып торучы кол |