ЛЕКСИКОН и. гр. 1) иск. Сүзлек. Француз язучысы Гюстав Флоберның «Хакыйкать лексиконы» исемле сүзлегендә ат турында болай диелә: «Ат, әгәр дә үзендә күпме көч барын белсә, үзен йөгәнләргә, йөгәндә йөртергә мөмкинлек бирмәс иде». М.Мәһдиев. Лексикон төзү 2) Билгеле даирәнең, катламның яки аерым кешенең сүз запасы, сүз байлыгы, шуңа хас сүзләр. Вакыйф Җәлал шигырьләрендә чамадан тыш күп чит тел сүзләрен куллана. --- Аның лексиконында шундый сүзләр тулып ята. С.Сүнчәләй. ТИҮнең эшен исә мин хуплыйм. Шуның эшчәнлеге аркасында гына лексиконыбызга элек каһәрләнгән бик күп сүзләр кайтты, туган телебездә күп газеталар ачылды. Р.Низами. Ошбу проектны --- сәяси лексиконга «Барселона процессы» дигән исем астында кергән махсус программаның дәвамы дип тә карарга кирәктер. Мәдәни җомга |