ЛЕКСИКОЛО’ГИЯ и. гр. Тел белеменең лексиканы тикшерә торган тармагы. Мин, кирәк булса, синтаксисын да, диалектологиясен дә, тел тарихын да, тарихи грамматикасын да, морфологиясен дә, лексикологиясен дә – барысын да укыта алам... Х.Сарьян. Лексикологиянең төп өйрәнү предметы – сүз; ул телебезнең сүзлек составын (сүзләрнең мәгънәләрен, килеп чыгышын, кулланылыш өлкәләрен һ.б.) өйрәнә. Ф.Хисамова |