ЛЕКСИКОГРА’ФИЯ и. гр. 1) Бер телнең сүзләрен җыю, системага салу һәм сүзлекләр формасында бастырып чыгару эше һәм теориясе. Телдәге сүзләрне җыю, теркәү, сүзлекләр төзү, сүзлекләрнең төрләрен өйрәнүне лексикография (грек. lexikos – сүз, grafos – язу, тасвирлау) башкара. Ф.Сафиуллина. Шул ук вакытта бу проблема аның [Җ.Вәлидинең] татар теленең грамматик төзелешенә, диалектология һәм лексикография өлкәләренә караган хезмәтләрендә дә урын ала. Ш.Асылгәрәев

2) Сүзлек тибындагы басма хезмәтләрнең барлыгы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә