ЛЕКСИКОГРА’ФИК с. Лексикография белән бәйле, сүзлекләр төзү эшенә мөнәсәбәтле. --- бу сүзлек лексикографик тәҗрибәсе зур булган галимнәр тарафыннан (Ф.Ә.Ганиев, И.А.Абдуллин, М.Г.Мөхәммәдиев, Р.Ә.Юналиева) төзелгән. Ф.Сафиуллина. Төзүчеләр лексикографик чыганаклар буларак рус теленең башка сүзлекләреннән, 1977–1981 елларда чыккан өч томлык аңлатмалы сүзлектән, моңа кадәр дөнья күргән --- сүзлекләрдән дә уңышлы файдаланганнар. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә