ЛЕ’КСИКАЛАШУ II и. лингв. Телнең аерым элементы (морфема, сүз формасы, сүзтезмә) мөстәкыйль мәгънәгә ия булган лексик берәмлекләр рәтенә күчү, аерым сүз статусы алу; сүзгә әйләнү күренеше. Тимерчыбык – бу кушма сүз шулай ук сүзтезмә лексикалашу юлы белән ясалган, компонентлар арасындагы атрибутив мөнәсәбәт югалган (бакыр тимерчыбык, алюмин тимерчыбык һ.б.). Ф.Хисамова. Тамыр ясалу юллары түбәндәгеләр: гаплология, конверсия һәм лексикалашу, чит телдән үзләштерү, дублетлашу һәм кабат таркалу. Фән һәм тел



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә