ЛЕ’КСИКА и. гр. 1) Бер телнең, диалектның яки башка катламның сүзлек фонды, байлыгы, телнең барлык сүзләре. Соңгы елларда диалекталь лексиканы махсус өйрәнүләр барышында, сөйләшләрдә бик күп борынгы сүзләр сакланып килүе ачыкланды ---. Татар халык сөйләшләре. Симпозиумда татар милләтенең яңарышы һәм үсеше мәсьәләләре, заманча мари һәм мордва телләре лексикасы үсеше, фин-угорлар һәм ислам --- һ.б. мәсьәләләр күтәрелде. Казан утлары. Лексика ягыннан татар тел байлыгы тотрыклы саклана. Мәдәни җомга

2) Теге яки бу автор теленең яисә аерым әсәрнең сүзлек составы. Имансызлыктыр ул, денсезлектер, Мәгънәсезлектер ул, мәнсезлек... Бу өзекнең лексикасы исә тагын да кырысрак, киеренкерәк. Ф.Урманчеев

3) Билгеле эшчәнлек өлкәсендә кулланыла торган барлык сүзләр. Шәҗәрә тексты лексикасы татар теле орфоэпик таләпләре кысаларында язылган. М.Әхмәтҗанов. Футуристлар, үзләренең иҗат җимешләрен критик реализм методы белән язылган әсәрләрдән аерып карарга омтылып, шигырь текстларын вульгар лексика, жаргоннар, бюрократик документлар, плакат, афиша стиленнән кергән сүзләр белән «баеталар». К.Гыйззәтов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә