ЛЕ’КСИК с. Сүзгә, сүз байлыгына – лексикага караган, лексикага мөнәсәбәтле. Чөнки формаль тел-стиль чаралары кебек тышкы күренешләр лексик берәмлек, грамматик форма ише күзгә ачык күренеп, колакка анык ишетелеп тора торган, хәтта бармак белән төртеп күрсәтерлек «матди» гәүдәләнеш сыйфатына ияләр. М.Госманов. --- Исмәгыйль сөйләме лексик яктан кызыклы. В.Әминева. Лингвистикада лексик абстракция һәм грамматик абстракция дигән төшенчәләр бар. Татар теле морфологиясе |