ЛЕЙТМОТИВ и. нем. 1) Музыкаль әсәрдә нинди дә булса идеяләрне, геройларга хас булган холык-фигыль үзенчәлекләрен чагылдыру өчен, әсәрнең башыннан ахырына кадәр кабатланып килгән төп мотив

2) Гомумән, иҗатта, сәнгать әсәрендә басым ясап, кабатлап әйтелгән фикер, ассызыклап бирелгән тема, сюжет линиясе. Бөтен спектакль буенча лейтмотив булып бара торган төп фикер – халыкның киләчәге нинди булыр? Р.Фәйзуллин. Шагыйрь иҗатының лейтмотивы – шәхеснең рухи пакьлеге, әхлакый камиллеге мотивы. Татар әдәбияты тарихы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә